4 ысулны тәкъдим итәбез.
- Аш содасын коры килеш өс киеме өстенә сибәргә, берничә сәгатькә калдырырга, шуннан соң киемне яхшылап кагарга кирәк. Шулай ук соданы пакет эченә кием белән бер чәй калагы салып, яхшылап селкергә һәм 20 минут тотарга.
- Исне бетерер өчен киемне целлофан пакетка саласың да, берничә сәгатькә суыткычка куясың. Киемне кияр алдыннан суыткычтан алып киптерергә һәм җылытырга кирәк.
- Киемне парландыру яисә җылы пар астында тоту. Пульверизаторга яраткан ислемаегызны салыгыз да киемегезгә сиптерегез. Өс киемен парландыргач, балконга яисә тышка чыгарып торыгыз.
- Иң җиңел ысул — балконга яисә урамга чыгарып җилләтергә кую.
Лениногорск яңалыклары
Фото: «Туганайлар»
Нет комментариев