Күзләрегезне тәрбияли беләбезме?
Күзләрне дә тәрбияләргә кирәк. Аларга да дым, саф һава, ризык, игътибар тиеш.
— Күзегезгә чүп керсә берүк уа күрмәгез. Өске күз кабагын аскысына таба тартыгыз. Шулай эшләгәндә күздән яшь чыга һәм ул чүпне юып чыгара.
— Күз төбегез күгәреп торса, шул урынга тизрәк боз салынган пакет куегыз. Әгәр боз булмаса, буш булмаган калай консерва банкасы да ярый.
— Күздәге кызыллыкны бетерү өчен, йомылган күзләргә салкын кыяр телемнәре яки каты чәйдә, үлән төнәтмәләрендә (ромашка, бөтнек, шалфей яки юкә чәчәге) чылатылган мамык куегыз. Әлеге төнәтмә 1 стакан кайнар суга 1 аш кашыгы үлән чималы салып әзерләнә.
— Күз яшьләнүдән зәңгәр чәчәк (василек) төнәтмәсе булыша: 1 аш калагы чәчәккә 500мл кайнар су салып, 1 сәгать төнәтегез, суынгач сөзегез һәм күзгә компресс рәвешендә ябыгыз. Төрле үләннәр катнашмасы да кулланырга мөмкин: 1 аш калагы ак әнисне 1 стакан суда 20 минут кайнатыгыз да, шуңа берәр балкашык бака яфрагы, зәңгәр чәчәк. Күз үләне( очанка) кушып, 12 сәгать төнәтегез һәм сөзегез. Көнгә 3 мәртәбә күзгә 3-4әр тамчы тамызыгыз. Күз яшьләнгәндә, күзне көнгә 2-3 мәртәбә тары ярмасы кайнаткан су белән юу нәтиҗәле.
— Күз төбендәге «капчыклар»дан арынырга бәрәңге ярдәм итәр. Яшелчәне угычтан чыгарып күз кабагына куялар. Моның өчен пакетлы чәй файдаланырга мөмкин.
Фото: нейросеть
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев