Кристаллашкан балны эретәбез
Төрледән-төрле

Кристаллашкан балны эретәбез

Балның кристаллашуы — табигый процесс. Бу — аны тиешле вакытта суыртуларын, сыйфатлы булуын күрсәтә.

Кристаллашкан балны бик тиз сыегайтып була.

  • Моның өчен савытка үзегезгә кирәк кадәр генә салып, 30 секундка микродулкынлы мичкә тыгыгыз. Бу — иң гади ысул, әмма иң файдалысы түгел.
  • Балны сулы савыт өстендә акрынлап эретә аласыз. Бу очракта ул акрын гына эри, файдалы үзлекләрен саклап кала.
  • Тагын бер кызык һәм җиңел ысул — лимон белән. Балны савытка салырга һәм өстенә лимон телемнәре куярга. 1 аш калагы балга 1 кисәк лимон кирәк. 4 сәгатьтән хуш исле сыек бал әзер була.

Фото: нейросеть


Нет комментариев