Лариса Кибякова Балык Бистәсе районының Кызыл-Йолдыз лесхозы мәдәният йорты җитәкчесе.
Һәр гаиләдә буыннар хәтирәсе булган кадерле истәлекләр саклана. Лариса да шулар турында сөйләп үтте:
«Сүземне кадерле, яраткан, оста куллы әбием — Анна турында башлап җибәрим әле. Әбиебез бар яклап та уңган кеше иде, матур итеп чигә, бәйли, эрли иде. Бу осталыкларын ул миңа да өйрәтеп калдырды. Мин гел әби белән идем, кая барса да, ни эшләсә дә мине калдырмый иде ул. Әбиемнән безгә калган иң кадерле истәлек ул — муенҗака. Ул аны үз куллары белән эшләгән, олы бәйрәмнәрдә генә такканнар алар аны. Ул аны сандыгында кадерләп саклый иде. Мин дә үз чиратымда әби-бабайларның, әти-әнинең теләкләрен акларга, гаиләдә сакланып килгән гореф-гадәтләрне сакларга тырышам һәм үземнән соң килгән буынга шушы истәлекләрне тапшырырмын. Шул вакытта гына керәшеннәрнең киләчәге яшәр, рухи яктан тагын да баер, дип өметләнәм».
Нет комментариев