1 октябрьдә Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк җыр-моңга күмелде. Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган “Җыру әйтәм, тыңлагыз” исемле караоке-кичә ике легендар коллективны – Питрәч районындагы “Чулпы” һәм Балтачның “Туганай” ансамбльләрен бер сәхнәгә җыйды
Бәйрәм гөрләде
Җәкәү йортында тормыш беркайчан да туктап тормый: монда һәрвакыт ниндидер хәрәкәт, ниндидер яңалыклар. Аларның эшчәнлеге сокландыра: күренекле шәхесләребезне искә алумы, халкыбызның борынгы йолаларын, фольклорын яңартумы — барысы да зур җаваплылык һәм ярату белән оештырыла. Ә инде бәйрәмнәр турында әйтеп тә торасы юк, һәрберсен үз дәрәҗәсендә, күңелле итеп үткәрәләр.
Ә бүген исә Җәкәү йортында өлкәннәребезне хөрмәтләделәр, аларга булган ихтирамны белдерделәр. «Җыру әйтәм, тыңлагыз» караоке-кичәсе — ул Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылыннан «Чулпы» һәм Балтачның Югары Субашыннан килгән «Туганай» керәшен халык фольклор ансамбльләренең иҗади ярышы гына түгел, ә халык мәдәниятенең чикләр белмәвен, җырның һәрвакыт актуаль булуын раслаучы матур бер вакыйга булды.
Бәйрәм кичәсен Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең йөзек кашы — алыштырмас «Казансу» ансамбле түтиләре ачып җибәрде.
Катлаулы биремнәр
Соңрак кунак булып килгән командалардан өчәр солист ярышка чыкты: "Чулпы«дан — Рәкыя Никитина, Ольга Семенова, Лира Карташова, ә «Туганай» ансамбле өчен Галина Антонова, Нәфисә Антонова Һәм Лариса Хөснетдинова көч сынашты. Оештыручылар катнашучыларны сынау өчен кызыклы, әмма катлаулы биремнәр уйлап тапканнар. Мәсәлән, көен генә тыңлап, нинди җыр икәнлеген белергә. Икенче турда командалар экранда куелган рәсемнәрнең антонимын табып, аның нинди җырга туры килгәнен уйладылар.
Ребуслар чишеп, яшерелгән җыруларны искә төшерү — болар барысы да хәтерне һәм музыкаль сәләтне тикшерү булды. Җырларны тиз арада искә төшереп, бөтен халык алдында башкару — җаваплы.
Зал тулы тамашачы, көндәш командаларның игътибарлы карашы, өстәвенә, алып баручы Дмитрий Барановның көтелмәгән мәзәк «сюрпризлары»... Мондый шартларда югалып калмау өчен чын артист булырга кирәк. Әмма безнең җыручылар бирешмәде! Алар җырлап кына түгел, биеп тә алдылар.
«Чулпы» һәм «Туганай» командаларының бергәләп җырлаган чыгышы халыкны аеруча канатландырды. Ярыш рухы тиз арада юкка чыкты да, аның урынын бердәмлек хисе алды. Бер-берсенә көндәш булуны онытып, ике команда, тамашачылар да кушылып, "Безнең ил«не җырлап җибәрде. Менә бу — чын бәйрәм!
Сынатмас ансамбльләр
Ярыш булгач, жюрисыз булмый. Бу катлаулы эш «Казансу» ансамбленең иң өлкән солисты, барыбыз да яраткан Мария түти Семеновага, мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусовага, Татарстанның атказанган артисты, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт ансамбле солисты Зоя Борисовага, «Бәрәкәт» керәшен яшьләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Лиана Самойловага йөкләнгән иде.
Ярыш барышында ике команда да актив булып, сорауларга җавапларны тиз тапсалар да, Керәшен Сәрдәсе түтиләре алгарак чыкты — беренче урын аларныкы булды. "Туганай«дан аермалы буларак, аларның Җәкәү йорты сәхнәсенә килүләре беренче генә түгел шул. Кабат килгәндә, Балтачлылар да сынатмас, алар калыша торган түгел. Кулларында үз осталары ясаган музыка кораллары гына да ут кебек уйнап тора!
Кичә ахырында күңелле мизгелләр дәвам итте. Кунаклар мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусовага рәхмәтләрен җиткерделәр. Керәшен Сәрдәсеннән килүче Лидия Яковлева: «Җәкәү йорты ул — карендәшләребезнең йөрәге. Монда килергә күңел ашкынып тора», — диде.
Ә авылның мәдәният йорты җитәкчесе Айдар Маннапов "Туганай«га бүләк тапшырды. Үз чиратында, Людмила Даниловна да өлкән буын вәкилләрен бәйрәм белән котлап, җылы сүзләрен әйтте. Республика төбәк керәшен оешмасы җитәкчесе Иван Егоров исеменнән дә бүләкләр тапшырылгач, кичә тагын да бәйрәмчә төс алды. Бу очрашу тагын бер кат раслады: җыр — ул халыкны берләштерә торган иң көчле корал. Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган бу кичә һәркемнең күңелендә якты эз калдырды.
Бәйрәм рухы — һәр йөрәктә
Караоке-кичәсе дуслык күперенә әйләнде. Сәхнәдән яңгыраган халык җырларына тамашачылар да кушылып җырлады. Залда утыручы һәр кеше үзенең яшьлеген, туган авылын искә алды. «Чулпы» һәм «Туганай» ансамбльләренең чыгышы — ул халыкның рухи хәзинәсе. Аларның һәр җыры, һәр хәрәкәте — үткәннәр белән бүгенге көн арасындагы җанлы бәйләнеш. Җыр яшәгәндә — халык та яши, ә мәдәният учагы сүнмәгәндә, безнең киләчәгебез дә якты булачак. Өлкәннәр көне һәм Җәкәү йортындагы караоке кичәсе уңаеннан, үз фикерләре белән уртаклашучылар да булды.
Зоя Борисова, җырчы:
— Өлкәннәр турында уйланганда, иң элек күз алдына үземнең әти-әнием килә. Алар шундый матур, бер-берсен яратып яшәделәр, йомшак күңелле иделәр. Бар тырышлыклары без — балалары өчен булды. Әниемнең «балаларымның тамагы тук, өсте бөтен булсын» дип яшәгәне күңелдә якты бер хатирә булып саклана. Өлкәннәр һәрвакыт яшьләргә үрнәк булырга тиешләр. Мин өлкәннәргә әниемә карагандай карыйм. Барысына да сәламәтлек, яшьләрдән игътибар, ихтирам телим.
Казаннан Мария Никифорова, лаеклы ялда:
— Мин тумышым белән Керәшен Сәрдәсеннән. Үзебез олыгая барган саен, уйлар белән үткәннәргә ешрак кайтабыз. Әти-әниләр, әби-бабайлар, өлкән туганнар — барысы да йөрәктә саклана. Аларның безгә әйткән сүзләре, киңәшләре искә төшә. «Җылы сүз җан азыгы» дигәндәй, олы кешегә йомшак итеп эндәшсәләр, кадер-хөрмәт күрсәтсәләр, шуннан да кадерле берни юктыр. Дөньялар тыныч булсын, кадерле кешеләр булып яшик.
Аида Сахарова, мәдәни үзәк хезмәткәре:
— Өлкәннәр дигәч, авылда әбием белән сөйләшеп утыруларым искә төшә. Һәр нәрсәгә сакчыл, җылы караш, киң күңеллелек, изге теләкләр — болар барысы да өлкәннәрдә. Әби-бабайга, барлык өлкәннәргә саулык, бәхетле картлык телим. Зирәклекләре, тәҗрибәләре белән уртаклашып, озын гомер итсеннәр.
Хәлил Фәезов, мәдәният хезмәткәре:
— Өлкәннәрне «картлар» дигән сүз белән бер дә тигезлисем килми. Алар — тәҗрибә туплаган, тормышның төрле ягын күргән, матур түти-дәдәйләребез. Өлкәннәребез картаюны белмичә, бала-оныкларының рәхәтен күреп, гел хөрмәттә яшәсеннәр иде.
Рәкыя Никитина, «Чулпы» ансамбле солисты:
— Олыгаеп барсак та, үзебезне гел яшь итеп хис итәбез. Өлкәннәр рәтенә керү, олы яшькә җитү — үзе бер бәхет. Һәркемгә дә өлкән яшькә җитә алуны, сау-сәламәт, кадерле әби-бабай булып, балаларының игътибарын тоеп яшәүне телим.
Елена Дементьева, «Чулпы» ансамбле солисты:
— Өлкәннәр көнендә һәркемгә сәламәтлек теләр идем. Бик яратып йөрибез «Чулпы» ансамбленә, киләчәктә дә җыруларыбызны ишеттерә алсак иде. Бәйрәм белән!
«Чулпы» — халык мәдәнияте көзгесе
1984 елда нигез салынган «Чулпы» ансамбле — Питрәч районының чын горурлыгы. Елена Козлова һәм Алексей Дементьев башлап җибәргән бу иҗади юлны бүген Евдокия Никитина җитәкчелегендәге тырыш хатын-кызлар дәвам итә. Ансамбльгә 2006 елда «халык» исеме бирелә. Коллективның 11 солисты да — үз эшенә гашыйк кешеләр, халкыбызның традицион мәдәниятен республика күләмендә таныталар.
Евдокия Аркадьевна мәктәп яшендәге балалар өчен осталык дәресләре үткәрә, драп, акча, энҗе-мәрҗән, леска кулланып, традицион бизәнү-саклавыч әйберләре — тамакса, сырга, ука эшләү осталыгына өйрәтә. Эшендә тәртипне һәм сыйфатны беренче урынга куйган җитәкче.
Ансамбльнең өлкән солисты Мария Кузнецовага — 78 яшь. Ул аерым хөрмәткә ия: аның тәҗрибәсе, күргән-кичергәннәре җырларына да, сүзләренә дә тирән хис өсти. Мария Прохоровна керәшен йола-җырларын иң саф, традицион рәвештә башкаручы булып санала. Чигү эшендә дә оста: кулъяулыкларга, ашъяулыкларга милли бизәкләр чигә, мендәр тышларын эшли. «Яшь буынга таяныч булырга һәрвакыт әзер мин», — ди Мария түти.
Ольга Харитонова яше белән Мария түтидән әз генә калыша. Аның тавышы керәшеннәрнең моңлы җыруларына аеруча ярашлы — көчле, күңелгә үтеп керүчән. Ольга Борисовна тегү эшендә дә осталык күрсәтә: традицион киемнәрне, мендәр тышлары, тәре алъяпкычлары тегә, аларга бизәкләр чигә. Тыныч һәм җылы холыклы кеше. «Чулпы» ансамбле солисталары һәркайсы үзенең күңел байлыгы белән аерылып тора.
Ансамбль составында «Балкыш» республикакүләм фестивале дипломы ияләре — Лира Карташова, Ракыя Никитина һәм Елена Дементьева бар. Алар җырлау белән бергә кул эшләрендә дә оста: керәшен орнаментларын кулланып шәл, башмаклар бәйлиләр, милли бизәкләр эшлиләр. Раида Ермолаева туй һәм кунак җырларын башкаруда чын осталык күрсәтә: һәр эшне җиренә җиткереп, тырышып эшли.
Нина Иванованың башкаруында халык җырулары иркен яңгырый — аның җырлавында ихласлык һәм чисталык аерылып тора. Ольга Семенова дини бәйрәмнәрдә чиркәү җыруларын башкару белән танылган, милли киемнәрне төзәтү һәм яңартуда да зур ярдәм күрсәтә, бизәкләр чигә. Марина Дмитриева — энергияле һәм җанлы шәхес: аның башкаруында керәшен җырулары үзенең төп моңын югалтмый, чыгышлар өчен киемнәр тегү һәм чигү эшләрендә актив катнаша.
Ольга Маннапова ансамбль чыгышларында ихлас башкаручы, ансамбльнең сәхнә киемнәрен әзерләүдә ярдәм итүче тырыш һәм җаваплы солист. Ракыя Никитина исә оештыру сәләте белән аерыла, коллектив эшчәнлегендә мөһим роль уйный. Барлык солисткаларның да күңелләре идеяләр белән тулы, һәркайсы коллективны рухландыра. Алар кул эшләре аша да милли мәдәниятне саклап, киләчәк буыннарга тапшырып баралар.
«Туганай» — буыннарны тоташтыручы моң
Балтачтан килгән «Туганай» ансамбле дә үзенең эчтәлекле чыгышлары белән тамашачыларны әсир итте. Хәлил Фәезов җитәкчелегендәге бу коллектив — «Питрау», «Балкыш» кебек абруйлы фестивальләр лауреаты. Ансамбльнең беренче җитәкчесе — ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Илья Васильев. Ул елларда ансамбльнең чыгышлары зур уңыш казана: алар район, республика сәхнәләрендә, телевидениедә чыгыш ясыйлар. Хәзерге форматта ансамбль 1990нчы елларда эшли башлый.
2018 елда ансамбльгә «халык вокаль ансамбле» исеме бирелә. Аларның һәр чыгышында — ата-бабалардан калган йолалар, туган якка булган чиксез мәхәббәт. «Безнең өчен җыр — ул тормышның үзе», — ди ансамбль солистлары, һәм бу сүзләрнең хаклыгын аларның нурлы йөзләреннән үк күреп була.
Субаш җире борынгыдан ук үзенең гөсләчеләре белән дан тоткан. Бу сихри уен коралының моңын бүгенге көнгә җиткереп, аны яңа сулыш белән баеткан Хәлил Рависович җитәкчелегендәге «Туганай» халык ансамбле — бүген авылның, районның чын йөзе, аның горурлыгы. Бу коллективтагы һәр кеше — үз эшенә гашыйк, туган халкының мәдәниятен саклаучы фидакарьләр.
Ансамбльдәгеләр белән аралашканда, аларның һәркайсының үз тарихы, үз язмышы барлыгына инанасың. Мәсәлән, мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләүче Эльмира Фәезова гаиләсе белән бергәләп сәнгать дөньясында кайнаша. Аның өчен туган авылның йолаларын саклау — тормыш мәгънәсе.
«Без республика һәм россиякүләм бәйгеләрдә катнашып, халыкның үзенчәлекле мәдәниятен күрсәтергә тырышабыз», — ди ул. Клара Фролова — педагоглар нәселеннән. Аның гаиләсендәге гомуми педагогик стаж 420 елдан артып киткән! "Туганай«га ул 2000 еллардан бирле йөри. «Тормышта күңел тарткан эшкә йөрү — үзе бер бәхет», — дип елмая ул. Флера Хәкимова балачак хатирәләре белән уртаклаша. Аның сүзләренчә, элеккеге «Аш итү» йолалары, урам тутырып җырлап йөрүләр, кода-кодагыйларны каршылаулар — болар барысы да халыкны берләштергән.
«Без ул йолаларны олылардан кабул итеп алдык, хәзер үзебез киләчәк буынга тапшырырга тырышабыз», — ди ул. Лидия Габделхакова — ансамбльнең «ветераннарының» берсе. 1985 елдан бирле коллектив белән бергә булган Лидия «борынгы җыруларны барлау һәм аларны яшьләргә өйрәтү — төп бурычыбыз», ди.
Ә солист Илвир Васильев авылдагы татулыкка басым ясый: «Олы көн», «Питрау», «Май чабу» кебек бәйрәмнәрне без бүген дә зурлап үткәрәбез. Балачактан килгән күкәй җыю йолалары, урамдагы шатлыклы тавышлар — болар барысы да авылның яшәешен билгели«, — ди ул. Чыннан да, кешене туган җире, аның тамырлары, гореф-гадәтләре яшәтә. «Туганай», «Чулпы» ансамбльләре кебек коллективлар яшәгәндә, авылларыбызның киләчәге дә якты, моңлы һәм бәрәкәтле булачак. Авыл халкының бердәмлеге, бер-берсенә булган ихтирамы — иң зур байлыгыбыз.
Нет комментариев