Авыл зиратларында, батырларга куелган һәйкәл тирәләрендә көзге чистпарту эшләре бара.
Зәй районының Кабан-Бастрык авылы зиратында көзге өмә булып узды.
«Чүп үләннәрне чаптык, сынган куаклардан арындырдык, кирәкмәс агачларны кистек, зиратны чистарттык… Өмәдә катнашкан авылдашларга рәхмәтлебез, киләчәктә дә шулай барыбыз да шушындый күмәк эшләрдә катнашып торырбыз, изгелекләр җирдә ятмас, үзебезгә әйләнеп кайтыр дигән өметтә калабыз», — дип яздылар зичәбашлылар.
Бакалы районындагы Яңа Маты авылының һәйкәл территориясендә өмә уздырылган.
«Бу гади генә җыештыру түгел, ә чын мәгънәсендә истәлекле эшкә әйләнде. Коймаларны буядык, юлларны агарттык, махсус хәрби операциядә катнашучы — үз бурычын намус белән үтәгән һәм Ватан өчен гомерен биргән каһарманнарыбызга мемориаль такталар куйдык. Бу эшләр геройларыбызга рәхмәтебезнең кечкенә генә бер өлеше. Истәлекле урыннарны төзекләндерү — хөрмәт билгесе һәм аларны мәңге онытмаска вәгъдә итү ул», — диде мәдәният йорты җитәкчесе Артемий Кудрин.
Әйтеп үтәргә кирәк, 24 сентябрьдә Яңа Маты авылында дулкынландыргыч һәм мөһим вакыйга — Иван Казанбаев, Руслан Терентьев, Павел Густов һәм Ринат Шәйхуллин истәлегенә мемориаль такталар ачу тантанасы булды. Бу кыю егетләр махсус хәрби операция зонасында үз бурычларын үтәп, җир йөзендә тынычлык хакына үз гомерләрен биргән.
Чарада геройларның иң якыннары: әти-әниләре, хатыннары, балалары һәм башка туганнары иде.
Фотолар авыл җирлегеннән
Нет комментариев