Хәбәрләр

Якты Күл мәдәният йортында СВО катнашучысы белән очрашу узды

Зәй районының Якты Күл авылында ялга кайткан хәрби хезмәткәр үзенең тәҗрибәсе, кыенлыклар турында сөйләде.

Ул шулай ук бурыч, патриотизм һәм иптәшлек турында фикерләре белән уртаклашкан, җирле халыкка, шул исәптән волонтерларга да ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт әйткән. Алар хәрбиләргә көч һәм җиңүгә ышаныч бирә, дип ассызыклаган.

«Очрашу барышында катнашучылар егеткә үз сорауларын бирделәр. Ул аларның һәрберсенә сабырлык белән җавап бирде, үзенең киңәшләрен дә бирде. Балаларга киләчәктә Ватанны саклау һәм үз илеңнең горурлыгы булу турында уйларга кирәклеген аңлатты», – диделәр мәдәният йорты хезмәткәрләре.

 

 

 

 

Т.Егорова фотосы


Нет комментариев