Хәбәрләр

Россиядә балалы гаиләләргә пособиеләр һәм пенсияләргә өстәмә түләүләр артачак

2027 елда яшәү минимумының 6,8 процентка артуы балалы гаиләләргә бердәм пособиенең, пенсияләргә социаль өстәмәләрнең һәм башка түләүләрнең автомат рәвештә артуына китерәчәк.

РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының финанс факультетындагы иҗтимагый финанслар кафедрасы доценты Игорь Балынин хәбәр итүенчә, 2027 елда бер кешегә яшәү минимумы 20 227 сумга кадәр артачак. Эшкә яраклы гражданнар өчен ул 22 047 сум, балалар өчен — 19 620 сум, ә пенсионерлар өчен 17 395 сум тәшкил итәчәк.

Балынин аңлатканча, төбәк яшәү минимумын 6,8 процентка күтәргәндә, бердәм пособие күләме шулай ук 6,8 процентка артачак.

2027 елның гыйнвары өчен беренче индексацияләнгән түләүне россиялеләр февральдә алачак, дип ачыклык кертте эксперт.

Моннан тыш, ана капиталыннан айлык түләүләр дә күтәреләчәк. Аларның күләме конкрет төбәктә билгеләнгән балалар өчен яшәү минимумының 100 процентына тигез.

Шулай ук эшләмәүче пенсионерлар өчен пенсиягә социаль өстәмә дә артачак, дип йомгаклады Балынин.

Татар-информ

 


Нет комментариев