Интервью

Олег Фазылҗанов: «Театр беренче урында булса, җыр — икенче»

Күптән түгел «Туганайлар» редакциясе Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты, Татарстанның халык артисты, моңлы тавышлы карендәшебез Олег Фазылҗанов белән очрашып, Мәскәүдәге гастрольләр, сәхнә, тиздән Казанда узасы сольный концерты турында әңгәмә корып кайтты.

— Олег Фарукович, Яңа сезонны нинди кәефләр белән ачып җибәрдегез?
— Театр җене кагылган кеше булгач, сөенеп ача инде ул сезонны. Хәзер сезонны иртә башлыйбыз, туристлар өчен дә эшлибез бит. Тулы заллар белән башланды, Аллага шөкер.

— Күптән түгел Мәскәүдән гастрольдән кайттыгыз. Мәскәү тамашачысы Казанныкыннан аерыламы?
— Аерыла. Мәскәүдә алар татар телен сагынып көтәләр. Әле гастроль вакытында шундый бер кызык хәл булды. Залны эзләп йөреп, үземнең чыгышка соңга кала яздым. Ярый әле партнерларым минем адашып йөргәнне аңлаптырмы инде, суздылар. 

— Тиздән, сезнең сольный концертыгыз да була.
— 22нче сентрябрьдә дусларым, коллегаларым белән үземнең концертымны куячакмын. Бу минем күптәнге хыялым, хобби. Башка шәһәрләрдә, районнарда, авыл тирәләрендә куеп чыктым. Кайчан да булса сәхнәдән китәргә туры киләчәк, шуңа да үкенечкә калмасын. Үз-үземне сынап карарга булдым. Театр беренче урында булса, җыр — икенче. Тамашачы белән уртаклашасы килгән фикерләрем бар. Һәр җырчының Казанда концерт куясы киләдер инде. Мине аның матди ягы да кызыксындырмый. Беренче очракта — хыялымны тормышка ашыру булып тора.

Фото: Алиса Ахметшина.


Нет комментариев