Камыр ризыклары — әйләнә-тирә дөньяга битарафлык, цитруслы җиләк-җимешләр — гастрит, сөтле кофе бөердә таш кебек чирләргә сәбәпче булырга мөмкин.
Йогурт. Йогурт бактерияләре ашкайнату системасына ярдәм итә, шуңа аны ашаганнан соң эчеп куярга кирәк. Ач карынга әлеге бактерияләр эләгүгә, ашказаны согы аларны юкка чыгара. Иртәнге аш урынына йогурт эчү — файдасыз.
Кофе. Кофеин ач карынга эләгү белән, ашказаны согы бүленә башлый, кофеин йогынтысы нәтиҗәсендә ашказанына һәм сидек куыгына зыян килә. Организмга зыян салмасын өчен, кофены башка төрле азык белән бергә эчәргә киңәш ителә.
Шикәр. Татлы ризык һәм баллы җиләк-җимеш ач ашказанына төшеп утыруга ашказаны асты бизенә тәэсир итә. Моңа җавап итеп, организм инсулин эшләп чыгара башлый. Шул рәвешле, канда шикәр төшеп китә һәм кеше арый башлый, битарафлык хисләре кичерә.
Цитруслылар. Бу төр җиләк-җимештә ашказанын «ашый» торган кислота бар. Гастрит, язва кебек чирләр һәр ашказаны-эчәк авырулары булган кешеләргә иртәнге ашка цитруслы җиләк- җимеш сокларын кулланмаска киңәш ителә. Хөрмәдә авыр эшкәртелә торган җепселләр бар. Мондый җимеш ашказаны һәм эчәклек өчен «авыр» санала. Хөрмә, бигрәк тә, ач карынга зыян сала.
Фото: «Туганайлар»
Нет комментариев