Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Элегрәк 5-7 сыйныфлар өчен Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте буенча бердәм дәүләт дәреслекләре федераль исемлеккә кертелгән иде. РФ мәгариф министры Сергей Кравцов сүзләренчә, V сыйныфлар өчен дәреслекләр мәктәпләргә 2026 елның ахырына кадәр кайтачак.
5-7 сыйныфлар өчен курсның эчтәлеге РФ Президенты Владимир Путинның 2022 елның 9 ноябрендәге 809нчы номерлы указы белән расланган 17 кыйммәттән гыйбарәт булачак. Кравцов билгеләп үткәнчә, алар эзлекле рәвештә — кечкенә гамәлләрдән алып социаль җаваплылыкка кадәр — геройлар үрнәге аша ачылачак.
Россия геройларына багышланган видеосюжетлар дәреслекләрнең бер үзенчәлеге булыр дип көтелә.
5 сыйныф укучылары Россиянең рухи-әхлакый мәдәниятен — 2026/2027 уку елының икенче яртысыннан, ә 6 һәм 7 сыйныф укучылары 2027 елның 1 сентябреннән өйрәнә башлаячак.
Нет комментариев