«Туганайлар» газетасының 20нче (576) санына кыскача күзәтү.
1-5нче битләр
1нче биттә — керәшен балалары өчен эшләп килүче Антакөн мәктәбендә Покрауга багышланган дәрес турында язылды. «Туганайлар»га язылу мөмкинлеге турында да мәгълүмат бирелде.
2нче биттә Милли музейда узган күргәзмәдә Балык Бистәсе ягыннан «Чулпы» ансамбленең дә катнашуы турында хәбәр ителде. «Арумы, туганай» рубрикасы астында Зәй, Кайбыч, Минзәлә, Сарман, Чисатй районнарында булган яңалыклар бар. Шулай ук ил-көн хәбәрләре дә урын алды.
3нче биттә Теләче районы башкарма комитетының юридик бүлеге җитәкчесе, Татарстанның атказанган юристы Юрий Емельянов белән әңгәмә. Аның белән керәшенлек, эше һәм гаиләсе турында сөйләштек.
4нче биттә Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертелгән карендәшләребез турында мәгълүмат бирелде. Кемнәр икәнен, укыгач белерсез.
5нче биттә — 46 ел укытучы булып эшләгән карендәшебез, мәгариф ветераны Флюра Афанасьева турында язылды. «Туган җирдән көч алып» дигән язмада танылган карендәшләребез — язучы Луиза Янсуар белән Илья Максимовның туган якларында узган очрашу турында хәбәр ителде. Никкүчтем авылы турындагы тарихи язма да урын алды. Шулай ук, Яр Чаллы шәһәрендә гомер кичергән карендәшебез Виктор Лукинның якты истәлегенә багышланган язманы да укый алырсыз.
6-12нче битләр
6нчы биттә Яр Чаллы балалар сәнгать мәктәбе укытучысы, акварель белән авыл пейзажлары, этник портретлар ясаучы Полина Гыймазетдинова турында язылды. Инженерлык белеме алып, төзелештә эшләгән Полина ничек итеп картиналар ясый башлаган? Картиналары ничек туа? Язманы укып таныша алырсыз.
7нче биттәге язмалар Әтиләр көненә багышлана. Әлеге бәйрәм уңаеннан төрле якта яшәүче карендәшләребез үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.
8нче бит — Җәшләр аланы. Әлеге биттә 7 елдан артык ташчы булып эшләүче Кукмара районының Поршур авылыннан Дмитрий Дмитриев турынд язылды. Дима күптән түгел Чабаксарда узган Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында «Ташчы» номинациясендә җиңү яулады. 14 октябрьдә узган «Покрау чыңы» концертыннан да репортаж бирелде.
9нчы бит тулысынча «Очрашырбыз, изге Алтай! Ушта!» дигән язмага бирелде. Минзәлә ягында чшәүче карендәшебез, педагог Лариса Әхмәтшина Таулы Алтай якларында булып кайткан. Анда күргәннәрен сезгә дә язды.
10нче биттә — «Белемнек» сәхифәсендә «Җазык яраларынна кем савыктырыр?» дигән үгет. Балалар өчен БИБЛИЯ дә бар. Бу биттә, 1959 елда төшерелгән ретро фото да урына алды.
11нче биттә Клара Булатованың «Әдрәс бишмәт, буй бистәр» хикәсе, Елизавета Малова шигырьләре, Мамадыш районының Владимир авылында яшәүче Демьян Даниловның «Кунакка чакырган» дигән дәмәге бирелде.
12нче биттә керәшеннәрнең Бөтендөнья трендына кушылып, видео төшерүчеләре турында язылды. Трендны ничек, кайда төшергәннәр, кемнәр катнашканын язманы укыгач белерсез. Питрәч районының җирле керәшен оешмасы җитәкчесе Лидия Пронина үз ягы өлкәннәренә 2027 ел өчен «Туганайлар»га яздырганы турында хәбәр ителде. Мамадышлыларның «Безнең заман» фестивалендә керәшен биюе башкарулары турында да язылды. Шулай ук, бакчачыларга киңәшләр дә бар.
Нет комментариев