Көмеш бизәнгечләрне чистарту ысулы
Көмеш алка, беләзек, балдакларны чистарту өчен әлеге ысулны кулланып карагыз.
Көмеш алка, йөзек һәм муенсалар озаграк «яшәсен» өчен, зәркәнчеләр берничә киңәш бирә:
- Көмешнең ялтыравын саклап калу өчен, аны киштәгә алып куйганчы, спирт белән эшкәртү яхшы булачак.
- Көмеш йөзек, муенсаларның каралу процессын ничек тә булса акрынайту өчен, кайбер зәркәнчеләр гади акбур кисәкләрен бизәнгечләр белән бер шкатулкага салырга киңәш итә.
- Көмеш балдакларны ашарга әзерләгән вакытта салып торырга кирәк. Моннан тыш, көмеш муенсаларыгыз булса, йон тукымадан тегелгән киемнәрне кимәгез.
- Көмешне тукымадан эшләнгән кечкенә капчыкларда сакларга кирәк.
Чистарту ысулы. Бер савытка кургаш (фольга) җәегез. Өстенә тоз һәм аш содасы салып, кайнар су агызыгыз һәм шунда көмеш эшләнмәләрне бераз тотыгыз.
Шуннан соң, чиста су белән чайкап алыгыз да йомшак тукыма белән сөртеп киптерегез. Болай иткәндә көмеш эшләнмәләр чистарыр, ялтырап торыр һәм бик озак пычранмас.
Икенче ыслу. Теш пастасын әз генә йомшак тукымага салырга да, бизәнү әйберләрен эшкәртеп алырга гына кирәк. Ә аннан җылы су белән аларны юып, яхшылап киптерәсе яки спирт белән эшкәртәсе генә кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев