Файдалы киңәшләр: яшелчәне салкын суда гына юарга кирәк
Аш-су бүлмәсендә кирәге чыгардай киңәшләр.
- Кыяр белән помидорны табынга бирер алдыннан гына турап тоз сибәләр. Алдан турап, тоз сибеп куйсаң, яшелчәләр тәмсезләнә, йомшара, аларның исе бетә.
- Яңа гына җыеп алган кебек саклансын өчен, яшелчәләрне салкынча караңгы урында тотарга кирәк.
- Формасын һәм тәмен сакласын өчен, тозлы яшелчәләрне табынга суына салып бирәләр.
- Салатка дигән бәрәңгене иң ахырдан гына турарга кирәк, чөнки ул башка яшелчәләргә караганда тизрәк бозыла.
- Сарымсакны койкага шулпа пешкәндә үк салсаң, сарымсак тәме чыкмый һәм койка тизрәк бозыла. Шуңа күрә аны койканы савытларга бүләр алдыннан гына вак итеп турап салырга кирәк.
- Яшелчә һәм иттән салкын ашлар әзерләгәндә укроп, петрушка, яшел суган кебек тәмләткечләрне күбрәк салырга тырышыгыз. Алар ашамлыкларны витаминнарга баетып кына калмый, бәлки бизи һәм тәмле дә итә.
- Яшелчәне салкын суда гына юарга кирәк, җылы су аның исен һәм тәмен ала.
- Салатка дигән яшелчәне (бәрәңге, кишер, чөгендер, шалканны), витаминнары күбрәк саклансын өчен, кайнар суга салып, кабыгы белән пешерергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев