Төрледән-төрле

Чәй янына «Чикләвек» (рецепт)

Әлеге чикләвекнең хуҗабикәләр төрлечә пешерә. Сезгә тагын бер рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булачак: 3 күкәй, 1 стаканга якын шикәр комы,180 гр ак май, чеметем тоз, 0,5 чәй калагы уксус белән сүндерелгән сода, он.

Күкәйне бер стакан тулар тулмас шикәр комы салып күпертәбез, йомшартылган ак май салабыз. Чеметеп кенә тоз салабыз. Чәй содасын уксус белән сүндереп салабыз. Он салып сыек итмичә генә, коймак камырыннан куерак камыр туглыйбыз.

Табаны кыздырырга, көнбагыш мае белән майларга да һәр чикләвек чокырына ярты чәй калагы камыр салып пешерергә.

Эченә үзегез яраткан кремны салып, чикләвекне ябыштырып куясыз.

Фото: «Туганайлар»


Нет комментариев