Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Кичерешү көнендә табан астын үптергән Үкчей әби турында бәет

Әлеге хәл 1927 елда Мамадыш катоны Көек авылында булган.

Әлеге бәетне Гавриил Беляев язган. Бәет 1927 елның 27 апрелендә "Киҥяш" газетасында басылган.  Язманы Геннадий Макаров архивтан эзләп тапкан. Ул үзгәртелмичә, оригинал вариантта бирелә. Фотода – Үкчей әбей түгел. Геннадий Макаров архивыннан алынды. 

 

Кеше булам дигян кеше, бу сюзлярне эшетсен:

Кеше булса – булсын кеше, айак-табан ӱбмясен!

Ӱкчей дигян бер карчык бар, атын белер ӓр кемдя,

Ӱзе бик карт, эше дя карт, ырым кыла ӓр кӧндя.

Житте жылнын май бяйряме, Ӱкчей-тейгя сӧйӧнӧч.

Бу бяйрямдя «Пручти кӧнӧ» – «Кичерешеӱ» була ич.

Меня шул кӧн житеӱ белян, чакыра улын элек.

– «Кил кулыма, оло улым, миннян сиҥа бахиллек».

Оло улы – оло бит ул, бахиллек ала шиксез.

Жиҥеляйгян кюҥел белян, читкя китя бер сюзсез.

Малайдан суҥ киля килен, тик карчык тора каты:

– «Жук сиҥа бахиллегем», диб, карчык эшне туктатты.

Жылаб жалынадыр Начта, – «Инде нейляр эшлярсеҥ?!»

Карчык тора падшалар кюк, ачмый бахил киртясен,

Начта килен ӱкереб жылый, жазык ӧстя калыр, диб.

Айыбын да санаб карый, ӱзен ӱзе хур итеб.

Жомшой карчык тора-бара, аккан кюзляр жяшеня.

Ней ӧчӧндер бер сюз ӓйтмей, карчык айак чишеня.

«Меня, килен, мине тыҥна, жазыгыҥны кичерям,

Меня шуныҥ ӧчӧн сиҥа, айагымны ӱбтерям».

Табаннарын ӱбкяннян суҥ, Начтук ала бахиллек.

– «Айак ӱбеӱ бер ней тӧгӧл, бетте жазык бер жыллык».

Меня шулай бахил алыу безнен кӧндя бик читен.

Анын ӧчӧн ӱбеӱ киряк, Ӱкчей ӓбей табанын.

* * *

Тыҥна, Начтук, бик читен бит, жаҥа тормош короуы!

Шул кадяре хурлык белян, ауыр дӧнья тороуы!

Суҥ ӱзегез – жаҥа тормош башлагансыз тӧгӧлме?

Торасыз бит сез кябенсез, бахилсез дя булмыймы?!

Татыу тороу бик киряк эш, аны бетсен димейбез.

Тик кешелекне бетереб, айак ӱбмейек дейбез.

Казер дӧнья башка инде, бахилсез дя торойок.

Бирмясяляр – жалынмыйык, жаҥа тормош коройок.

Мынын ӧчӧн иҥ дӧрӧс жул, Княгя-газит укырга,

Бар бирелгян ирек белян, киряк пайда кюрергя.

Жыйылышка барыу киряк, анда кюбне белерсеҥ.

Кюбне белеб, кюб эшетсяҥ, жаҥа тормош кюрерсеҥ!

* * *

Кеше булам дигян кеше, бу сюзлярне эшетсен:

Кеше булса – булсын кеше, айак-табан ӱбмясен!

 

Кӧйӧк ауылыннан килгян Кара-карга хабярляреннян Беляев Гавриил жазыб алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев