Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Керәшен генераллары

1995 елда “Идел” журналында чыккан бу язманы шул ел азагында “Керәшен хәбәре” газетасы күчереп баскан.

1. Степан Васильевич Домолазов. Генерал-майор, гражданнар сугышы батыры, 16  тапкыр яралана, 3 тапкыр “Сугышчан Кызыл Байрак” ордены белән бүләкләнә. Советлар Союзы маршалы М.Н.Тухачевский белән якын дус булалар. Сугыштан соң – Татарстан хәрби комиссары,  Идел буе һәм Дон хәрби округларының кавалерия инспекторы.

1885 елны Казан губернасының Мамадыш өязендәге Албай авылында туа, репрессияләнеп, гомере 1937 елда өзелә... 

2. Василий Николаевич Гордов. Генерал-полковник. 1941 елның октябреннән 21нче армия командующие. Аннары – Сталинград фротны гаскәрләре, 33нче һәм 3нче гвардия армияләре командующие. Совтелар Союзя Герое (1945). Сугыштан соң Идел буе хәрби округы командуюәие. 1896 елда Таттарстанның хәзерге  Минзәлә районыныдагы Матвеевка авылында туа. 1946 елда репрессияләнә. 1951 елда төрмәдә үлә. Самарада күмелгән.

3. Алексей Ефимович Яковлев. Генерал-лейтенант (1903-1991). Балык Бистәсе районының Иванай авылында туган.

4. Петр Георгиевич Новиков. Генерал-майор. Испаниядәге һәм Финляндиядәге сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Бөек Ватан сугышында 109ны укчы дивизия командиры, Севастопольдәге һәм Кырым ярымутравындагы ныгытылган район командующие. 1942 елда яралы хәлдә дошман кулына төшә. 1944 елда Германиянең Флоссенбург концлагеренда  җәзалап үтерелә. 1906 елның 19 январендә Татарстанның Алексеевск районындагы Югары Кондрата авылында туган.

5. Александр Константинович Милушев. Генерал-майор. Россия оборона министрлыгының Үзәк юл-төзелеш идарәсе бүлеге башлыгы. 1933 елда Тамбов өлкәсенең Платоновка районындагы Татарщино авылында туган.

6. Юрий Арифович Ширинский. Генерал-майор. В.В.Куйбышев исемендәге хәрби инженерлык академиясе башлыгы урынбасары. 1935 елда Мәскәү өлкәсенең Мытище районындагы Тарасовка авылында туган.

Фото: behance.net

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев