Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Тал кайрысы файдасы

Тал каерысыннан эчемлек, мазь, компресс эшлиләр, ә аруны бетерер өчен аның чәен кайнаталар.

Моның өчен ике аш кашыгы вакланган каерыга 450 миллиграмм кайнар су салырга һәм 15 минут каплап торырга кирәк. Көненә өч тапкыр ашар алдыннан берәр аш кашыгы эчү хәлегезне яхшыртачак.

Баш авыртуыннан котылу өчен 1 чәй калагы төелгән тал каерысына 1 стакан кайнар су салыгыз һәм 10 минут каплап тотыгыз. Ашар алдыннан шушы чәйне эчәргә киңәш ителә.

Тамак авыртуын басар өчен 1 аш кашыгы тал каерысына 450 миллиграмм су салып, 20 минут талгын утта кайнатырга кирәк. Арытаба чәйнең өстенә элекке күләменә җиткәнче кайнар су салалар. Иртән һәм кич шушы кайнатма белән тамакны чайкатырга кирәк.

Аяк тирләүдән котылу өчен 1 аш кашыгы тал каерысына 350 миллиграмм су салып 15 минут кайнатырга кирәк. Кайнатма өстенә тагын 1 литр су кушып, көненә 10 минут аякларны шушы суда тоту бик файдалы.

Моннан тыш, тал каерысын температураны төшерү, ашказаны эшчәнлеген көйләү, кан тамырларын киңәйтү һәм башка бик күп авырулардан кулланалар.

Игътибар: тал каерысы чәен антибиотик, аспирин, парацетомол белән бер вакытта куллану тыела. Шулай ук дәвалану чорында С витамины булган препаратлар, ютәлдән һәм салкын тиюдән булган даруларны эчмәгез.

Шуны да онытмагыз: тал каерысына яңа гына кайнап чыккан су салырга ярамый, югыйсә, ул барлык файдалы матдәләрен дә югалтачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев