Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Корн-дог рецепты

Корн-дог — кукуруз оны массасы белән капланган, кайнар майда кыздырылган сосика. Балалар белән пешерергә менә дигән ризык.

Кирәк булачак: шпажкалар, сосиска, 100 грамм он, 50 грамм кукуруз оны, 1 кукәй, 0,5 чәй калагы шикәр комы, бераз тоз, 0,5 чәй калагы разрыхлитель, 180 мл. сөт, кунжут, кыздыру өчен сыек май.

Коры ингридиентларны кушабыз:кукуруз һәм гади он, шикәр комы, тоз, разрыхлитель. Бу коры массага сөт белән йомырка салып, яхшылап болгатабыз. Камыр каймак кебек булсын, артык сыек кирәкми. Камырны стаканга бушатабыз, шпажкадагы сосисканы тыгарга уңайлырак була.

Сосиска озын булса, урталай кисәбез. Сосисканы шпажкага тыгабыз, онда тәгәрәтәбез. Әзерләгән сыек массага тыгып алабыз да, кайнап торган майда шпажканы әйләндереп торып кыздырып алабыз. 

Җылы килеш камыры кетердәп тора, суынгач камыры йомшый. Бу тәме үзгәрә дигән сүз түгел, суынгач та бик тәмле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев