Кер сабыны гына димәгез
Кер сабыны төрле авыру һәм ялкынсынулардан коткара икән.
— Грипп һәм томаудан котылу өчен, борынны кер сабыны эремәсе белән юалар.
— Эт тешләсә, ярага инфекция эләкмәсен өчен, җәрәхәттән канны агызып, кер сабыны эремәсендә тотылган марля белән бәйләп куялар.
— Гөмбәчек авыруларына каршы да көрәшә. Моның өчен зарарланган урыннарны щеткага кер сабыны тидереп юарга да, соңыннан тирене йод белән эшкәртергә кирәк.
— Тәнегез җиңелчә пешсә, кызаруны алу өчен, шул җирне кер сабыны белән ышкып куярга була.
— Депиляциядән соң да тән кызармасын өчен, кер сабыны сөртеп куялар.
— Яңа теш щеткасына кичтән кер сабыны сөртеп калдырсагыз, иртәнгә ул дезинфекцияләнгән була.
— Бәрелгән урынны кер сабыны белән ышкысагыз, караянмас.
— Чәчләрегез көчле булсын өчен, айга бер тапкыр кер сабыны белән юыгыз, соңыннан уксус яки лимон согы кушылган су белән чайкагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев