Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Кабактан аш-пюре рецепты

Кабактан иң җиңел тиз һәм тәмле азыкларның берсе пюре ашы. Аны сәламәт тукланучылар да бик яратып ашый.

Кирәк булачак: кабак, 1 зур кишер, 1 зур суган, сөт өсте (сливки) яки сөт — бер стакан, үсемлек мае, тоз, борыч.

Кастрюльдә төбенә май салып, суган һәм кишерне кыздырып алабыз. Аннан чистартылган, шакмаклап туралган кабак өстибез. Суны кабак кисәкләрен бераз гына капларлык итеп салырга. Су урынына шулпа (бульон) куллансаң да була. Тәменчә тоз, борыч өстибез. Яхшылап кайнатабыз. Кабак йомшарганчы, якынча 20 минут пешерергә. Аннары газдан алып блендер яки төйгеч белән пюре хәленә китерергә һәм яңадан утка куярга. Ярты стакан чамасы сөт өсте яки сөт салабыз. Тагын бер кат кайнатып чыгарабыз да, сүндереп куябыз.

Ипине шакмаклап турап, майланган табага тезәбез. Өстенә бераз тоз сибеп, духовкага озатабыз. 10-15 минут тотабыз, ул кибеп, кетердәп торырга тиеш.

Өстәлгә чыгарганда ашның өстенә кипкән ипи салып, яшеллекләр сибеп чыгарабыз.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев