Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Чөгендер белән кәбестә маринадлау рецепты

Тозлы кәбестә организмның стресска каршы торучанлыгын арттыра, матдәләр алмашын активлаштыра.

Кирәк булачак: 2 кг кәбестә, 1 эре кызыл чөгендер, 2 кишер, 2–3 тырнак сарымсак, 1 литр су, 120 грамм шикәр комы, 100 мл үсемлек мае, 150 мл 9 процентлы серкә, 2,5 аш калагы тоз, 4–5 түгәрәк борыч, 2–3 дәфнә яфрагы.

Кәбестәне саламлап яки шакмаклап турыйбыз. Кишер һәм чөгендерне юып чистартып, эре тишекле угыч аша чыгарабыз. Яшелчәләрне, барысын бергә болгатып, чиста банкаларга тутырабыз.

Маринад әзерлибез: кәстрүлгә су агызып, шикәр комы һәм тоз, дәфнә яфрагы һәм борыч салабыз. Утка куеп, кайнатып чыгарабыз. Кайнап чыгар алдыннан үсемлек мае һәм серкә өстибез. Әйбәтләп болгаткач, уттан алабыз.

Кайнар маринадны яшелчәле банкаларга агызабыз. Капкач белән каплап, суынганчы, бүлмә температурасында тотабыз. Банкаларны 24 сәгатькә суыткычка алып куябыз. Кетердәп торган искиткеч тәмле кәбестә әзер!

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев