Әлеге киңәшләрне саклап куегыз.
Балык кыздырганда исе чыкмасын дисәгез, үсемлек маена чистартылган бәрәңге телеме салыгыз.
Балык шулпасына тозны баштан ук салалар.
Балыкны кыздырганда изелеп бетмәсен өчен, пешерергә унбиш минут кала, өстенә тоз сибегез.
Балык кыздырыласы майга тоз сипсәгез, ул кетердәп торачак.
Сельдь балыгы тозлы булса, аны чәй яки сөттә тотып торыгыз.
Диңгез балыгына, пешерергә 30-40 минут кала, шикәр комы сипсәгез, ул йомшаграк була.
Минога, корбан (лещ), карп балыгыннан шулпа пешерергә киңәш итмиләр, югыйсә андый шулпа ачы була.
Нет комментариев