Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Орлыклар тиз чыксын, дисәгез...

Сыналган берничә ысул сезгә ярдәмгә килер

Һәр бакчачыда орлыкларны утыртырга әзерләүнең үз серләре бардыр, мөгаен. Күпләр төрле экспериментлар ясый-ясый, орлыкларны шыттырырга өйрәнә, шулай тәҗрибә туплый. Түбәндә яшь бакчачыларга берничә киңәш җиткерәсе килә.
Бер литр суга 30 грамм тоз салып эретәбез. Орлыкларны бу эремәдә 7 минут тотарга кирәк. Шул вакыт эчендә буш орлыклар өскә калкып чыгар — аларны ташлагыз. Калганнарын чиста суда юып, кәгазь өстендә киптерегез.
Орлыкларны марлядан ясалган капчыкларга тутырып, микроэлементлар эремәсенә салыгыз һәм шунда бер тәүлеккә калдырыгыз. Аларны юмыйча гына киптерегез. Бу эшне утыртырга бер көн кала гына башкарыгыз.
Хуҗабикәләр орлыкларны салып тоту өчен табигый эремәне өстен күрә. Мондый эремәне 2-3 көн алдан әзерләп кую отышлырак. Бу очракта ике кашык көл алына, аның өстенә бер литр җылы су салабыз һәм яхшылап бутыйбыз. Әлеге эремәдә орлыкларны 3-6 сәгать тотарга кирәк. Помидор орлыкларын, гадәттә, азрак, ә менә борычларны озаграк тоталар. Көлнең составында төрле микроэлементлар бик күп. Нәкъ менә шуңа күрә шытымнар яхшы чыга. Яшелчәләрнең уңышы да мул була.
Орлыкларны йогышсызландыру өчен сыек алсу төстәге марганцовкалы суга яисә 10 процентлы водород перекисе эремәсенә 20 минут чамасы салып торырга мөмкин. Эремә белән орлыклар нисбәте 1:1 алына. Аннан соң орлыкларны чиста суда чайкатып, киптерергә генә кала.

Чыганак: Кызыл таң

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев