Быел беренче кварталда инфляция 5 проценттан артмавы, ә икенче кварталда инде 4 проценттан да кимрәк булуы көтелә.
Россия Президенты Владимир Путин икътисад мәсьәләләре буенча уздырылган киңәшмәдә шул хакта әйткән.
“Узган ел нәтиҗәләре буенча, инфляция 11,9 процент тәшкил итте. Бу – үзәк банк һәм хөкүмәт фаразлаганнан кимрәк”, – дигән ил Президенты.
Ул моның, тулаем алганда, икътисад һәм, шулай ук, халыкның кереме өчен дә аеруча мөһим булуын искәрткән.
Нет комментариев