Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

«Дәүләт хезмәтләре» (»Госуслуги») кушымтасында шәхесне раслау сервисы барлыкка килде

«Дәүләт хезмәтләре» мобиль кушымтасында «Расланган фото» сервисы барлыкка килде.

Ул шәхси кабинетта яңа үрнәктәге чит ил паспортындагы фотоны саклый. Бу хакта РИА Новости Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының Телеграм-каналындагы хәбәргә сылтама белән яза.

«Расланган фото» «Дәүләт хезмәтләре» мобиль кушымтасында яңа сервис булып тора. Ул гади вазгыятьләрдә паспорт күрсәтергә яки яшьне расларга кирәк булганда, ярдәм итәчәк. Мисал өчен, кибеттә яки офиска кергәндә. Расланган фотоны йөкләтү җиңел: яңа үрнәктәге чит ил паспорты һәм NFC-модульле смартфон гына кирәк булачак. Әлегә сервис сынау режимында эшли», диелә хәбәрдә.

Расланган фотоны булдыру өчен мобиль кушымтага керергә, «документлар» бүлегенә күчәргә һәм, чит ил паспортының сериясен һәм номерын күрсәтеп, «фото өстәргә» төймәсенә басарга кирәк. Аннары, телефонны чит ил паспортының пластик битенә куеп, фотоны скан аша чыгарасы.

«Расланган фото» функциясе интернеттан башка да эшли. 

Фото: ОРТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев