Лариса Филиппова: «Кешеләргә ярдәм итә, булыша алам дип сөенеп эшлим»
Медицина хезмәткәрләре турында «ак халатлы фәрештәләр» дип әйтәләр. Язмам да, әнә шундый «фәрештә» турында. Питрәчтән Лариса Филиппова (Горшунова) 6 ел Казанда медицина өлкәсендә эшли.
— Төрле һөнәр ияләре белән аралашканда, гадәттә, ни өчен нәкъ менә шул белгечлекне сайлаулары белән кызыксынам. Синең ничегрәк булды?
— Врач булам дигән уй башыма кереп тә карамады. Мәктәп елларында җырлап йөргәнгә, музыка буенча китү теләге бар иде. 9 класста һөнәр сайлау вакыты җиткәч, папа: «Кызым, медицинага кереп кара», — дип киңәш бирде. Шулай итеп, Казанның медицина колледжына укырга кердем. Булачак һөнәремне әти-әни сайлашты дисәң дә була (елмая).
— Җаваплыгы зур, үкенмәдеңме?
— Укып бетереп эшли башлаганда авыр иде. Көн саен мамага шалтыратып еладым. Мама «түз, балам» дип гел юатты. Кеше бар нәрсәгә ияләнә. Эшли-эшли, мин дә ияләндем.

— Музыканы сайласаң, бәлки танылган җырчы булыр идең?
— Хәзер кая карама җырчы (көлә). Яшүсмер вакытта театрлар һәм концертлар куеп йөргәндә, ничектер, кызык иде. Никадәр авыр булса да, медицина тармагын сайлаганыма бер дә үкенмәдем. Кешеләргә ярдәм итә, булыша алам дип сөенеп эшлим.
— Медицинадагы юлың?
— 2020 елны колледжны тәмамлап, Казан шәһәрендәге 7нче дәваханәгә, реанимациягә эшкә кердем. Ковид еллары иде ул. Анда ел ярым эшләдем. Аннан йогышлы авырулар дәваханәсенә күчтем һәм инде өч елга шәфкать туташы-анестезист булып эшлим.

— Вазифаңа ниләр керә?
— Безнең дәваханәдәге һәр шәфкать туташына «бокс»лар беркетелә. Алар палата кебек, тик ул «бокс» бер генә авыруга исәпләнгән. Пациентларның кан басымын, пульсын кара-тикшереп торасың, йөрәгенә электрокардиограмма (ЭКГ) ясыйсың, кыскасы, көне буе авыру кешенең хәлен күзәтәсең. Әгәр авыру кеше үзе сулый алмыйча ИВЛ аппараты астында озак ятса, трахеостома куябыз. Анысы кечкенә генә операция кебек инде.
— Практикаңда иң истә калган очрак?
— Кайчагында бик авыр хәлдәге кешеләрне алып киләләр, исән каласына өмет юк диләр. Син шул өметсез авыруларны дәвалап, үз аякларына бастырып, өйләренә кайтарып җибәрәсең. Кыскасы, осталык, игътибар һәм зур җаваплылык таләп итә торган авыр хезмәтемнең менә шундый яхшы мизгелләре күңелгә кереп кала.

— Елның кайсы вакытында авырулар күбрәк була?
— Көз һәм яз айларында, ягъни сезонлы чирләр булганда авыручылар күбрәк. Мәсәлән, шул ук тычкан чирен (геморрагическая лихорадка) алыйк. Аны яз көне авылларда, дачаларда җыештырганда эләктерергә мөмкин. ОРВИ, ГРИПП вакытларында да авырулар саны арта. Андый чакта безгә авырга туры килә. Йокы туймый, арыганлык үзен сиздерә.
— «Врачлар — психолог та» дигән төшенчә белән килешәсеңме?
— Әлбәттә! Дәваханәгә яткан авырулар арасында төшенкелеккә бирелеп, «исән калмам, ахры» дип әйтүчеләр дә бар. Андыйлар белән утырып сөйләшәсең, тынычландырасың, барысының да яхшы буласына өметләндерәсең. Пациентларымның күбесе 50 яшьтән өлкәнрәкләр, һәркайсының күңеленә юл таба алу мөһим.
— Кеше хәлен йөрәгеңә якын алгач, авырдыр инде...
— Эшем холкымны да, тормышка карашымны да үзгәртте. Ныгыдым, курку белмәскә һәм тагын да көчлерәккә әйләндем.
— Шәфкать туташларының хезмәте җиңел дип уйлаучыларга нәрсә әйтер идең?
— Врачларга карарларны тиз арада кабул итәргә туры килгән кебек, шәфкать туташларыннан да җитезлек таләп ителә. Сәламәтлеге безгә бәйле булган пациентка ихтирам белән карарга, игътибарлы булырга тиеш без. Кыскасы, үз хезмәтенең чын остасы булган бүгенге көн шәфкать туташы — кешелекле, сабыр һәм авыруны хөрмәт итеп, аның хокукын яклаучы белгеч.

Фотолар шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев