Ретро-фото: “Җидегән чишмә”дәге җырлы кичә
Хәтер-хатирә

Ретро-фото: “Җидегән чишмә”дәге җырлы кичә

Бу фото 1986 елның 5 апрелендә Түбән Кама шәһәренең Техника йортында төшерелгән.

“Җидегән чишмә” сәхнәсендә – керәшеннәр! “Җидегән чишмә”– заманында республикабызның иң танылган шәхесләрен – олы галимнәр, язучылар, шагыйрьләр һәм җырчыларны үз түрендә кунак иттергән әдәби-музыкаль берләшмә иде. Шуңа да “Җидегән чишмә”нең керәшен халык иҗатына багышланган беренче кичәсе керәшеннәр тарихында олы вакыйга булды.

Кичәдә төшереп алынган бу фотода 1961-1963 елларда Түбән Кама эшче поселогы башкарма комитетының беренче җитәкчесе булган Максим Адылев белән укытучы Ефимья Хәбирова – мандолинада керәшен көен уйныйлар. Баянда – “Ләззәт” ансамбле җитәкчесе Флүр Гайнемөхәммәтов. Ефимья Тихоновна, беренче еллардан ук диярлек, шәһәрдәге керәшен фольклор ансамблендә (ул чагында әле “Сүрәкә” ансамбле дип аталмый иде) җырлап-биеп йөрде, җирле керәшен ошемасының актив членнарыннан булды.

 


Нет комментариев