Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Нидән гаиләдә элек бер үк исемне 2-3 тапкыр кушканнар?

Әлмәт районыннан краевед, конструкторлар бюросы ветераны Альфия Ямаеваның «Ыру агачы-2021» фәнни-гамәли конференциягә әзерләгән эзләнү эшеннән өзек.

"Мин татарлар белән керәшеннәр тормышының кайбер кызыклы үзгә якларына игътибар иттем. Татарларның мәчетләрдә муллалар тарафыннан 1830–1930 елларда язылган метрикаларын укый алучылар бик сирәк хәзер, чөнки алар гарәп хәрефләре белән татарча язылган. Миңа да өйрәнергә туры килде. Ә керәшеннәрнең метрикалары урысча язылган. Мәскәүдә РГАДАда саклана торган ландрат язулары, 1–3 ревизияләр борынгы рус хәрефләре белән язылган. Аларны да укуы бик авыр.

Метрикаларда «старокрещенный», «новокрещенный» дигән төшенчәләр бар. Мәскәү документлары буенча 1нче, 2нче ревизияләрдә барысы да «новокрещенные». 1762 елгы 3нче ревизиядән башлап, 1745 елга кадәр православие диненә керүчеләрне «старокрещенные» («элеккеге») дип яза башлыйлар. Ә 2нче һәм 3нче ревизияләр арасында православный булучыларны «новокрещенные» («яңа керәшеннәр») диләр. «Новокрещенные из иноверцев» дигәне бар – алары инде чуаш, мордва (мукшы), мари (черемисы), удмурт (вотяки) һәм татарларның керәшен диненә күчүчеләре.

Тагын бер сорау туды: нилектән гаиләдә бер үк исемне 2-3 тапкыр кушканнар? Иван Иванович Иванов уйламаган инде, ике йөз елдан соң бер татар хатыны аны эзләр дип. Исемне күп вакыт чиркәүдә атакай сайлаган. Кайсы дини бәйрәмгә якынрак туган, шул исемне куйганнар. Мәсәлән: Питрау алдыннан Петр һәм Павеллар туган. Бу хәл метрикаларда да күренә: бер көнне рәттән берничә балага бер үк исемне биргәннәр. Иван Федотовның бер Мариясе үлә барган, икенчесенә шул исемне куя барганнар, өч кызы Мария, берсе дә яшен тутыра алмаган. Степан Дмитриевның ике кызы Авдотья, икесе Анна – барысы да исәннәр!

Мөселман метрикасыннан аермасы: керәшеннәрдә аерылышу турындагы метрикалар юк! Татарларның борын-борыннан килгән гадәте – берничә хатын алу. Гәрчә никах метрикаларында мин бер тапкыр да күрмәдем: «икенче хатыны, өченче хатыны итеп ала», – дигән урыннарын. «Әвәлге никахы, икенче никахы, яки бер-берсе белән өченче никахы» – дигән урыннары бар. Ул турыда бик тәфсилләп тормаганнар, ничек телисең, шулай аңла. Ә менә керәшеннәргә хатыны исән булган очракта, икенче никах гөнаһ саналган. Чиркәүдә атакай аларны кавыштырмаган! Хатыны, я ире югалган очракта да, мәетләре табылмыйча торып, башка кеше белән метрика язылмаган."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев