Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Фотоларда – керәшен тарихы: Мамадыш районының Владимир авылы керәшеннәре

Бу фото 1945 елның августында Мамадыш районының Владимир авылында төшерелгән.

Беренче рәттә ( сулдан уңга): Филипп Долгов (2015 елда чын дөньяга күчкән), янәшәсендәге ак күлмәкле малай – Петр Соркиев, Евдокия Долгова (1887 елгы), 4 яшьлек Анна, солдат киеменнән Фома Долгов (1919 елгы), фуражкалы малай – Николай Соркиев;

Икенче рәттә (сулдан уңга) Филипп Николаевичның хатыны Наталья Васильевна (1926 елгы), Ксения Соркиева (1910 елгы),  Матрена Долгова.

Бөек Ватан сугышы елларында, яу кырындагы Филипп һәм Фома Долговларның өйдәгеләре “кара кәгазь” алалар. Ходай язгач, алар туган авылларына исән-сау әйләнеп кайталар. Авылда, кушаматлары белән, Долговларны – Озыннар, ә Соркиевларны Сәркейләр дип йөрткәннәр.

Сугыш тәмамланып, өч ай үткәч төшкән бу фотодагы кешеләрнең хәзерге вакытта берсе генә исән. Ул – фотодагы Матренаның кечкенә  кызы Анна. Аның әтисе Григорий да сугышта була, әмма өйдәгеләре аның бер хәбәрен дә алмыйлар.

Фотографияне безнең редакциягә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче карендәшебез Валерий Манкушев юллады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев