Зәйнең Федор Симашев исемендәге олимпия резервы мәктәбеннән спортчысы мәртәбәле ярышлар җиңүчесе
Хәбәрләр

Зәйнең Федор Симашев исемендәге олимпия резервы мәктәбеннән спортчысы мәртәбәле ярышлар җиңүчесе

Зәйнең Федор Симашев исемендәге олимпия резервы мәктәбеннән спорт мастеры Антон Тимашов, Россия җыелма командасы составында чаңгы ярышлары буенча Континенталь Кубокта уңышлы чыгыш ясады

4-7 гыйнварда Минск-Раубичи (Белоруссия) шәһәрендә чаңгы узышы буенча көнчыгыш Европа Кубогына ярышлар (Континенталь кубок) узды. Биредә Антон Тимашов ярышлар программасының барлык төрләрендә дә җиңүче һәм көмеш призер буларак пьедесталга күтәрелде. 
 4 гыйнвар-классик стиль белән спринтта беренче, 5 гыйнварда классик стильдә 10 километр арага узышта икенче,  7 гыйнварда ирекле стиль белән 10 км дистанциягә ярышта беренче урыннарны яулады.

Антон Тимашов Россия җыелма командасы составына керә, Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге олимпия резервындагы спорт мәктәбе спорт мастеры, тренер Базайченко Александр Ивановичның югары спорт осталары төркеме спортчысы.

"Зәй офыклары"


Нет комментариев