Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйдән Фёдора Краснова: «1897 елгы әбием кигән балдакны кадерләп саклыйм»

Урта Баграждан Федора Краснова кулдан ясалган бизәнү әйберләрен кадерләп саклый.

Газета битләрендә һәм социаль челтәрләрдә хатын-кызларның бизәнү әйберләре турында шактый гына языла.
Алар белән танышкач, укучыларыбыз безгә хатлар да юллый. Шуларның берсе – Зәй районының Урта Баграж авылында яшәүче актив подписчыгыбыз Федора Красновадан.

“Тарихыбызга кагылышлы бер генә нәрсәне дә: бәйрәмнәребезне, йолаларыбызны, кием-салымдагы бизәкне онытырга һәм югалтырга ярамый безгә. Болар әби-бабаларыбызның – мирасы, зур байлыгы.
Озак еллардан бирле миндә борынгы сыргалар һәм балдаклар саклана. Бәлки, кем өчендер әлләни кызыклы нәрсә дә түгелдер, ә минем өчен бик кадерле алар. Беренчедән, халкыбыз элек-электән хезмәт белән гомер иткән, хуҗалыгында кирәкле булган бөтен әйберне үзе җитештергән: кирпечен дә суккан, самоварын, казанын да койган, паласын да суккан, бизәнү әйберләрен дә үзе ясаган. Шундый матур итеп бизәкләр китереп чыгарырга останың күпме кул көче, фантазиясе, тырышлыгы таләп ителгән. Икенчедән, балдакларны әбием, әнием озак еллар буе бармакларына киеп йөргән. Балдакларда аларның төсе, җылысы калган күк. Әлеге бизәнү әйберләре кайчан эшләнгәнен төгәл әйтә алмыйм. Фигуралы кисемлесен әбием киеп йөргәнне хәтерлим. Әбием – 1897 елгы иде. Металл балдаклар соңрак, бирнә әзерләгәндә эшләнгәндер, дип уйлыйм. Ә калганнары көмеш”, – дип сөйләде ул.

Федора түти аларны кадерләп, өйдә суккан киндер чаршауга төреп, истәлек итеп саклый.

“Ә менә көмештән ясалган сырганы 20 еллар элек, бәрәңге бакчасы казыганда таптым. Аның борынгы, кулдан эшләнгән икәнлеге күренеп тора. Һаман да үз матурлыгын җуймый, төсен югалтмый”, – дип өстәде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев