Туры эфир 12.00 сәгатьтә башланачак
Алабугадан "Ак каз" ансамбле җитәкчесе Нина Сәлимуллина халыкара "Яшь йөрәкләр" үзешчән автор-башкаручыларның конкурсында беренче дәрәҗә лауреат исемен алган. "Яшь йөрәкләр" проекты кысаларында җиңүчеләр белән туры эфирлар үткәрелә. Иртәгә, 20 ноябрь көнне Нина Сәлимуллина белән туры эфир булачак. Анда карендәшебез үзенең җырларын башкарачак. Туры эфирны әлеге сылтама (https://www.youtube.com/watch?v=bjqtcVS1sz0) аша көндезге 12.00 сәгатьтә карарга була.
Нет комментариев