Авыл жирлеге башлыгы Василий Талановның котлавы белән башланып киткән концертта сезне артистлар чыгышы көтә
Бүген 17.00 сәгатьтә Питрәч районының Янсуар авыл җирлегендә “Симек” бәйрәме үткәрелә. Керәшеннең бу милли бәйрәмен үз итүчеләрнең һәммәсен “Симек”кә чакыралар.
Авыл жирлеге башлыгы Василий Талановның котлавы белән башланып киткән концертта сезне артистлар чыгышы көтә. Концертта кемнәр катнашасын янсуарлылар сер итеп саклый, килгәч үзегез күрерсез. Шулай ук, милли көрәш, кул көрәштерү, кызыклы спорт ярышлары,олылар һәм балалар өчен төрле уеннар оештырыла. Әлбәттә, катнашучылар бүләксез калмаячак. Төн уртасы якынлашканда, төгәле, 23.00 сәгатьтә яшьләрне дискотека көтә.
Нет комментариев