Яна Шалаумова III "Татар моңы" район фестиваленең Гран-присын алган
Хәбәрләр

Яна Шалаумова III "Татар моңы" район фестиваленең Гран-присын алган

Фестивальдә 1-11 сыйныфта укучы 80 бала һәм 15 укытучы катнашкан

Менделеевскта М.С.Фомин исемендәге 1 нче мәктәптә халкыбыз традицияләрен, үз халкының гореф-гадәтен, мәдәниятен, телен саклау һәм үстерү максатыннан "Татар моңы" III район татар җырлары фестивале узды. Фестивальнең Гран-присын керәшен кызы Яна Шалаумова яулаган. Бу турыда "Менделеевск яңалыклары" хәбәр итә.

Фестиваль биш номинациядә үткәрелгән: татар телле мәктәптә укучылар; рус телле мәктәптә укучы вокал белән шөгыльләнгән һәм вокал белән шөгыльләнмәгән укучылар; төркем белән башкару; укытучылар. Фестивальдә район мәктәпләреннән 1-11 сыйныфта укучы 80 бала һәм 15 укытучы иҗат осталыгында сыналды.

 


Нет комментариев