Ялларда Татарстанда көннәр җылытачак
Хәбәрләр

Ялларда Татарстанда көннәр җылытачак

Атна ахырында көнбатыш циклон Татарстанга җылы һава торышы алып киләчәк. Температура нормадан 5-9 градуска югары булачак. Бу турыда "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

15 февральдә төнлә кар явачак, температура 11 градуска кадәр салкын, ә аязганда – 15 градуска кадәр. Көндез явым-төшем көтелми, температура 4-9 градус (көнчыгышта – 12 градус) салкын тәшкил итәчәк.

Шимбә, 16 февральдә, чираттагы көнбатыш циклон йогынтысында Татарстанда 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булачак. Юеш кар, буран булуы көтелә, юлларда – бозлавык. Секундына 18 метр тизлектә җил.

Якшәмбе, 17 февральдә, республикада җылы һава торышы кала, урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Ялларда температура нормадан 5-9 градуска югары булачак.


Нет комментариев