Ял көннәрендә Татарстанда һава торышы начарлана
Хәбәрләр

Ял көннәрендә Татарстанда һава торышы начарлана

Аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән бераз кар явачак

Шимбә һәм якшәмбе, 20 һәм 21 ноябрь көннәрендә, шулай ук дүшәмбе көнне, 22 ноябрьдә, урыны белән кар, юеш кар, буран һәм секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә. Төнлә һава температурасы 0-6 градус, көндез +1 градустан -3 градуска кадәр тирбәләчәк.

Шимбә көнне атмосфера басымы интенсив рәвештә төшәчәк һәм кичен минимумга җитәчәк, ә якшәмбе көнне үсәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

ТИ


Нет комментариев