Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсәннән Губеевларның йорт эче һәркемне таң калдырырлык

Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылында яшәүче Губеевлар йортына килгәч, алтын куллы кешеләр яшәгәненә инанасың.

Альбина белән Пётр Губеевлар  40 ел бергә торалар, өч бала үстергәннәр, биш оныклары бар. 

Альбина түти белән Пётр дәдәйнең танышулары да гади генә булмаган, алар бер-берсен автобуста күреп, гашыйк булганнар. 22 яшьлек Альбина Канаш шәһәрендә эшләгән, ә 27сен тутырган Пётрның китапханәче һөнәрен үзләштереп йөргән. 

«Танышканнан соң, Альбинаны Канашка эзләп килгән идем, йорт төбендә көттем-көттем дә, кайтып киттем. Анан соң тагын килдем, шуннан очрашып йөри башладык. Инде шул вакытта ук гаиләм Альбинаны Хуҗа Хәсәнгә кайтырга кыстады, эше дә бар. Өч ай очрашып йөргәннән соң, өйләнештек», — дип сөйләде Пётр дәдәй. 

Губеевларның ике уллары һәм кызлары да, әтиләре кебек, 27 яшьтә гаилә корганнар, «әтиләренә охшаганнар», дип көлә Альбина түти. 

Өйләнешкәннән бирле Альбина түти — бухгалтер, ә Пётр дәдәй китапханәче булып эшләгәннәр, бүгенге көндә лаеклы ялда. 

Альбина түтинең сандык тулы үз куллары белән бәйләгән киемнәренә, чигелгән сөлгеләренә күз салдык. Әле кияүдә булмаган чакта бәйләнгән итәкләр, кофталар, күлмәкләр өр-яңа кебек сакланганнар.

Кул эшләре белән якыннарын, дусларын, авылдашларын да шатландыра ул. Бу эшкә Альбина түтине дәү әнисе өйрәткән.

«Өйдәге эшләр беткәннән соң, кич белән утырам да, телевизор карый-карый бәйлим. Бу эш мине тынычландыра, көч алам мин аннан. Балаларым, оныкларым мин бәйләп биргән киемнәрне бик яратып кияләр. Күбрәк кышын бәйлим, җәйгә таба туктап торам», — диде авылның кул остасы. 

Альбина Губеева махсус хәрби операция зонасында булган якташларына да булышып тора.  СВОда булган егетләр өчен кирәкле әйберләр бәйли.

– Егетләргә юынырга мунчала кирәк дип ишеткән идем. Уйлап-уйлап тордым да, бәйләп карарга булдым. Махсус материал сатып алдым, интернеттан бәйләү ысулын карадым, бер авырлыгы юк икән. Егетләребезгә мунчалалар бәйләп җибәрдем, – дип, тыйнак кына сөйләде Альбина түти.

Егетләргә җылы носкилар да бәйләп җибәргән. СВОдагы егетләргә ярдәм итү — безнең бурыч, ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев