Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Владимир һәм Дүсмәт мәктәпләрендә яңа уку елы алдыннан ремонт ясалган

“Туганайлар” редакциясе республикабызның керәшен авылларындагы мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлекләрен һәм Белем бәйрәменең ничек үтәчәген белеште

Иң күп керәшен мәктәпләре  Мамадыш  районындадыр, мөгаен. Монда  Дүсмәт, Албай, Җөри, Владимир, Никифорово  авылларында мәктәпләр бар. Дүсмәт мәктәбенә беренче класска – 1 укучы, Албайда – 2, Җөридә 4 укучы керәчәк. Ә Владимир һәм Никифорово мәктәпләренең беренче классына укырга керүчеләр булмаячак.

Владимирдагы тугызьеллык мәктәп 10 балага белем бирәчәк. Мәктәп директоры Елена Бачкова яңа уку елы алдыннан мәктәптә ремонт ясаулары турында сөйләде. Моның өчен  Түбән Камада яшәүче авылдашлары Динар Пасыев  25 мең сум акчалата ярдәм күрсәткән. Шуннан кала, капиталь төзелеш программасы нигезендә, мәктәп бинасында заманча җиһазландырылган өр-яңа туалет ясалган. Аны ясауда эшчеләр бригадасы, әтиләр һәм мәктәп коллективы көче кергән.

Дүсмәтнең унберьеллык мәктәбендә 35 балага 17 укытучы белем бирә. Унберенче класста 2 бала укыячак. Дүсмәт мәктәбендә дә косметик ремонт ясалган. Әмма 1986 елда ачылган мәктәп инде капиталь ремонтка мохтаҗ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев