Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вадим Захаровны оялырга мәҗбүр иткәннәр

Уфада узган концертында бер хатын-кыз җырчының җырлавына шул дәрәҗәдә гашыйк – ул аңа, чәчәк бәйләменә өстәп, дәртле үбешү дә бүләк иткән.

Уфада узган концертында болай да оялчан гына җырчы Вадим Захаровны тагын да ныграк оялырга мәҗбүр иткәннәр. Бер хатын-кыз җырчының җырлавына шул дәрәҗәдә гашыйк – ул аңа, чәчәк бәйләменә өстәп, дәртле үбешү дә бүләк иткән. Ике дә уйлап тормыйча, өйләнгән, 2 бала атасы Вадимны иреннәреннән үбеп алган.

Ләкин җырчының Казанга, гаиләсе янына да кайтасы бар бит әле. «Бу видеодан соң хатын өйгә кертерме икән мине, вообще?» – дип борчылган ул үзе дә. Ләкин дуслары халык артистын урамда калдырырга җыенмый. Вадимга ярдәмгә киң күңелле ИлГәрәй килмәкче. «Кайгырма, Вадим күрше, миңа керерсең», – дип язып калдырган ул аңа.

Бу видеода бер аяк киеме белән генә басып торучы саксофончы Айрат Закиров та халык игътибарын җәлеп иткән.

«Мин бер аяк киемле Закировка карадым әле»;, «Мин дә күреп кенә калдым. Әллә ялгыштым микән, дигән идем»;

«Концерт шәп, Закиров бирде генә анда. Чабаталары чыгып очты», – дип язалар калганнар.

 

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев