Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ут белән саксыз эш итүдән сакланыгыз

22 апрельдән башлап 12 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә.

Премьер-министр Алексей Песошин шуңа кагылышлы карарга кул куйган. Шул күрсәтелгән көннәрдә республика территориясендә көнкүреш калдыкларын яндыру, бакчаларда, урманнарда учаклар ягу, урманга якын урнашкан авыл җирендә, бакчачылык ширкәтләрендә мангалларда ит кыздыру тыела. Бу янгынга каршы барлык саклык чаралары күрелгән җәмәгать туклануы объектларына кагылмый. 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы баш идарәсе янгыннарның үзләреннән-үзләре генә килеп чыкмаганын, ә ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсе икәнен искәртеп, халыкны кисәтә:

— балаларның үзләрен генә квартирларда, бүлмәләрдә бикләп калдыру — аеруча куркыныч; янгын чыккан очракта, алар мөстәкыйль рәвештә бинадан тышка чыга алмаячаклар;

— олылар балаларның ут белән уйнауларына юл куймаска, моның тормыш өчен куркыныч икәнен аңлатырга бурычлы;

— ата-аналар үз балаларының иминлеген кайгыртырга һәм ут чыккан очракта бинадан тиз генә чыгып китәргә, шуннан соң, «101» номеры белән, кесә телефоныннан янгын сагына яки экстрен хезмәтләрнең бердәм номерына (112) шалтыратырга икәнен аңлатырга тиешләр.

Тиешле саклык чараларын күрмәү аркасында, көн дә диярлек янгын чыгып тора. Мәсәлән, 10 апрельдә генә дә республикабызда янгын сагындагыларга халык 46 мәртәбә шалтыраткан. Шуның 4 очрагында — чүп-чарга, 1сендә — көздән калган корыган үләнгә ут капкан. Бу хезмәттәгеләргә йорт-җирдәге (5 орчак), производство корылмаларындагы (1 очрак), ташландык бинадагы (1 очрак) һәм башка объектлардагы (6 очрак) янгынны сүндергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев