Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Укытучы хезмәтен бәяләп

Чистай шәһәренең 4нче мәктәбе укытучысы Венера Бутякова, мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм намуслы хезмәте өчен, күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Карендәшебезгә Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы” дигән билгене 5 октябрь – укытучылар көнендә тапшырганнар.

Редакциягә бу хакта Чистай шәһәренең 2нче гимназия укытучысы Елизавета Цыганова хәбәр итте. “Керәшеннәрнең асыл кызы, Чистай шәһәренең 4нче мәктәбендә балаларга белем бирүче абруйлы укытучыбыз Венера Геннадьевна зур казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен шушы мактаулы исемгә лаек булды. Без, керәшеннәр, Венера Геннадьевнаны чын күңелебездән тәбрик итәбез. Без Венера белән горурланабыз. Алга таба тагын да зур уңышларга ирешер дип ышанып калабыз”.

Җаваплы хезмәтләрен намус белән башкаручы, чын шәхесләр тәрбияләүче укытучылар арасында карендәшләребез булуы – халкыбыз өчен зур горурлык! Эшегездә яңадан-яңа үрләр яулавыгызны телибез, Венера Геннадьевна!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев