Газетабызның 24 август саны да дөнья күрде.
«Туганайлар»ның һәр санын зур җаваплылык һәм бар көчебезне биреп чыгарабыз. Әйтерсең, безгә дәүләт күләмендәге җаваплы һәм зур бурыч тапшырганнар. Бу юлы газетабызны типографиядән алдык та, сайтка язмалар куюга, «Туган авылым» күңел ачу комплексына юл тоттык. Максатыбыз бик зур — үзебез өчен дөнья бәясе торган «Туганайлар»ыбызның өр-яңа санына тагын бер кат күз салу. «Туган авылым»ны юкка гына сайламадык, ул бит «Туганайлар»ны көтеп ала торган һәр керәшен авылын, андагы һәр өйне хәтерләтә...
Кемнәр өчендер гомере бер көнлек булса да, безнең өчен яшәү яме, тормышыбыз мәгънәсе ул, яраткан үз газетабыз!
Нет комментариев