Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Туганайлар» редакциясе хезмәткәрләре - Владимир һәм Албай авылларында

Без, 16 октябрьдә, редакция хезмәткәрләре Фрида Вәлитова һәм Алина Кондратьева Мамадыш ягына юл тоттык.

Мамадыш ягы серле табигате, бай урманнары, таулары, тырыш халкы белән һәркемне үзенә җәлеп итә.

Талантларга бай Владимир авылына тукталдык. Авыл башында ук безне клуб җитәкчесе Галина Михайлова белән Владимирның актив кешесе Николай Петров каршы алдылар. 

Алар авылның төзелеп килүче часовнясын, купельле чишмәсен, 6 гына укучысы булган мәктәпне, ФАПны күрсәттеләр.

Авылның бик күп тырыш кешеләре, «Талир тәңкә» ансамбле солистлары белән таныштырдылар.

Владимирда барлыгы 63 хуҗалык, 130 лап кеше яши. Буш йортлары күп күренсә дә, төзек матур йортлар да аз түгел.

Аннан юлны Түбән Әрнәш, Албай, Казаклар авыллары буйлап дәвам иттек. Албай авылында тукталып, авылның күрке булган, бар яктан да уңган-булган актив Мишуриннар, Кирушиннар гаиләре белән очраштык. Искиткеч бай тарихлы, экспонатлары күп булган музейга кердек.

Тырыш кешеләрен, умартачыларны, кул эше осталарын, озак еллар бергә гомер иткән матур парларны күреп сөендек.

«Көмеш тәңкә» ансамбленә йөрүчеләрнең шушы авылга гына хас җыруларын тыңлап моңланып алдык. Авылга ямь биреп торучы чиркәүләрендә дә булырга өлгердек.Сәяхәтебез хакында газетабызның киләсе саннарында тулырак итеп язмалар бирербез. Игътибарлы булыгыз, карап барыгыp!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев