Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында барлык милли костюмнарны яңартачаклар

Быел Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында масштаблы ремонт үткәрергә ниятлиләр.

Моннан тыш, барлык милли костюмнарны да яңартачаклар. ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы утырышында шулай дип белдерде.

«Быел безнең Халыклар дуслыгы йорты яңарыр дип өметләнәбез. Учреждениене зур ремонт көтә. Ул инде 11 ел эшли, меңләгән чара үз эзен калдырган. Бина актив рәвештә туза», - диде спикер.

Хәзерге вакытта алда торган ремонт белән бәйле эшләр проект-смета документларын рәсмиләштерү стадиясендә, дип искәртте Шәрипов.

«Татарстан Рәисе һәм Хөкүмәте милли-мәдәни берләшмә җитәкчеләренең үтенечен искә алды. Быел җәмгыятьләр өчен милли киемнәр сатып алу өчен акча бүлеп биреләчәк», - дип өстәде Халыклар дуслыгы йорты директоры.

Ул билгеләп үткәнчә, милли-мәдәни автономияләрнең костюмнарын тулысынча яңарту ниятләнә, бу «Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында яхшы бүләк булачак».

Узган ел милли-мәдәни берләшмәләр, халыклар дуслыгы йортлары 3 меңнән артык чара үткәргән, аларда 250 меңнән артык кеше катнашкан. Дуслык йортлары хәйрия эшчәнлеге кысаларында инвалидлар һәм аз керемле кешеләр өчен йөздән артык чара уздырган.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев