Татарстанга суыклар якынлаша
Хәбәрләр

Татарстанга суыклар якынлаша

Республикага, Атлантикадан кереп, озак кына сакланган җылы һава чигенә.

Гидрометеоүзәк мәгълүматлары буенча, шимбә — 7 декабрьдә Татарстан төньяк-көнбатыштан үтеп кергән антициклон йогынтысында калачак. Суыта. Көндез һава температурасы −3...-9 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнге сәгатьләрдә −6...-13, урыны белән −16 градус тәшкил итәчәк. Явым-төшем көтелми.

Якшәмбе — 8 декабрьдә урыны белән аз гына кар яварга мөмкин. Көндез термометрның терекөмеш баганасы −5...-10 градус күрсәтәчәк. Төнлә һава температурасы −9...-14, урыны белән −18 градуска кадәр төшәчәк.

Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында — 9 декабрьдә аз гына кар явып үтәчәк. 10 декабрьдә — күпчелек районнарда кар, урыны белән буран һәм көчле җил. Көндез −2...-7, төнлә −5...-10 градус.

 Ватаным Татарстан


Нет комментариев