Татарстанда тагын -17 градуска кадәр салкыннар булачак
Хәбәрләр

Татарстанда тагын -17 градуска кадәр салкыннар булачак

Көндез 0 градустан -5 градуска кадәр салкын фаразлана

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, чәршәмбе көнне явым-төшем ихтималы аз. Төнлә һава температурасы -7,-12 градус, ә урыны белән -17 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез 0 градустан -5 градуска кадәр салкын булуы көтелә.

Синоптиклар март аенда Татарстанда явым-төшем күләме нормадан артык булачагын белдерә ТИ

Фото: pixabay.com 


Нет комментариев