Татарстанда көзнең беренче ае гадәттәгедән корырак һәм җылырак булачак
Хәбәрләр

Татарстанда көзнең беренче ае гадәттәгедән корырак һәм җылырак булачак

Бүген республикада һава температурасы +24 градуска кадәр күтәреләчәк.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең айлык фаразыннан күренгәнчә, Татарстанда көзнең беренче ае гадәттәгедән корырак һәм җылырак булачак.

Синоптикларның мәгълүматлары буенча, сентябрь аенда уртача һава температурасы климатик нормадан бер градуска югарырак булачак. Казанда климатик норма +12,3, республикада +11,9 градус тәшкил итә.

Үз чиратында, явым-төшем күләме климатик нормадан азрак булыр дип фаразлана. Гадәттә, сентябрьдә ТР башкаласында - 50, ә республикада 48 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтелә.

Элегрәк Казан федераль университеты галимнәре Татарстанга җылы көннәрнең кайчан әйләнеп кайтачагы хакында сөйләгән иде.

Чыганак

 


Нет комментариев