Татарстанда җепшек кар, салкын һава торышы көтелә
Хәбәрләр

Татарстанда җепшек кар, салкын һава торышы көтелә

Бүген республикада җылы һава торышы саклана әле, ягъни +11 градус булачак

Бу атнаның беренче яртысында һава температурасының төшүе көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, бүген республикада җылы һава торышы саклана әле, ягъни +11 градус булачак.

Әмма иртәгә, 2 ноябрьдә, һава шарлары начарлана башлый. Төбәк буенча урыны белән җепшек кар һәм яңгыр көтелә. Аязучан болытлы һава торышы була, җил башта төньяк-көнбатыштан аннары көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк. Төнлә һава температурасы 0,+5 градус көтелә. Көндез +3,+8 градуска кадәр җылыта, дип хәбәр итә синопткилар.

Чәршәмбе, 3 ноябрьдә, алмашынучан болытлы һава фаразлана, республика территориясендә явым-төшем ихтималы аз. Җил көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк.

Төнлә 0,-5 градуска кадәр салкынайта, төбәкнең төньяк һәм көнчыгыш районнарында 3.8градуска кадәр салкын көтелә. Көндез һава темппературасы +1,+6 градуска кадәр күтәреләчәк.

 

ТИ


Нет комментариев