Татарстан синоптиклары киләсе атна башының яңгырсыз һәм җылы булачагын вәгъдә итә
Хәбәрләр

Татарстан синоптиклары киләсе атна башының яңгырсыз һәм җылы булачагын вәгъдә итә

Быел җәйге челлә көттереп кенә килә

Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү үзәге берничә көнгә һава торышын фаразлаган. Дүшәмбе һәм сишәмбе яңгыр көтелми, һава температурасы +27 градуска кадәр күтәреләчәк.

Белгечләрнең әйтүе буенча, атнаның беренче ике көнендә – дүшәмбе һәм сишәмбедә югары атмосфера басымы йогынтысында яңгыр явуы көтелми. 4 июльдә һава температурасы +20..+25 градуска җитәчәк, ә 5 июльдә +22..+27 градус булырга мөмкин.

Интернетка күз салу да күңелне сөендерә. Интернетка ышансаң, алдагы ике атнада безне кояшлы  көннәр көтә, эсселек 30 градустан да артып китәргә мөмкин. Чын-чынлап, җәйге челлә җитә. 

Фото: Salavat Kamaletdinov 


Нет комментариев